Эзләү нәтиҗәләре
- Аңы чуалыр алдыннан фрау эльза караватына менеп ята да күзләрен йома, кипшергән иреннәре генә кыймылдый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Якынрак килсәң, аның ниндидер югары фәлсәфи хакыйкатьләрне пышылдаганын ишетәсең: «Табигать фирка дигәнне белми» - гап-гади бакчачы лютер бербанк сүзләре. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Кешене хезмәт тудырган һәм аны үзенә кол иткән», «Кичегеп килгән хаклык ялган түгелмени? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- » Аннары авыру карчык «масһ 1 шк! Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- меье 1» - «төн һәм томан» дигән сүзләрне кат-кат пышылдый да тирән йокыга тала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Икенче көнне фрау, берни булмагандай торып, хуҗалык эшләренә ябыша. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бер-ике атнадан, инде тәмам ияләшеп, йорт эшләрендә булыш-калап, гаилә әгъзасы булып беткәч һәм өстенә фрауның оныгыннан калган нафталинлы киемнәрне киеп алгач, Азатка профессорның китапханәсендә казынырга, хәтта кабинеттагы йомшак кәнәфигә күмелеп утырырга да рөхсәт ителә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Язу өстәлендә фон клейнның кара күн тышлы куен дәфтәре ята. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Фрау кичләрен, дөньясын онытып, шул дәфтәрне актарып утыра, һәм әлеге «хакыйкатьләрне» дә ул шушы калын дәфтәрдән откан икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Хуҗа карчык Азатның кем икәнлеген бик яхшы аңлый һәм малайны хакимиятләрдән саклау өчен чарасын күрә башлый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР